Минзәләлеләр Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында Татарстан җыелма командасының уңышларына өлеш керттеләр

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өч социаль хезмәт алучысы Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында катнаштылар. Алар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбе укучылары, шулай ук авыл хуҗалыгы техникумы студенты бар.

Николай Коноплев һәм бөтен команда Татарстан Республикасы җыелма командасына волейбол буенча алтын медаль алып килде. Виктория Шарапова Татарстан җыелма командасы составында флорбол буенча бронза призеры булды. Составында Валентина Логинова да булган «Балачак ритмнары» бию командасы спорт биюләре буенча ярышларда II урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International