Сукырлар үзәге белгече Новгород делегациясенә Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында ярдәм итте

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

22-27 гыйнварда Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары узды, алар интеллектуаль тайпылышлары булган затларның сәламәтлеген ныгытуга, аларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тартуга, шулай ук инклюзив җәмгыятьне үстерүгә юнәлдерелгән.

Чараны оештыруда Сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәгенең мәдәни оештыручысы Георгий Потапов та катнашты. Аның вазыйфасына коляскада хәрәкәт итүче Новгород делегациясе җитәкчесе Александр Терлецкийны озата бару керде.

Георгий Потапов кунак белән Уеннарның тантаналы ачылышында, биш спорт мәйданчыгында чирекфиналларда, ярымфиналларда һәм финалларда булдылар. Алар конференциягә һәм шәһәр буенча экскурсиягә бардылар.

Кунак Александр Терлецкий Георгий Потаповның озата йөрүеннән канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International