22 гыйнварда «Казан Экспо» мәйданчыгында Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия спорт министры О.В. Матыцин һәм Россия Махсус Олимпиадасы президенты О.С. Слуцкер.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.Ә. Зарипова да ярышларда катнашучыларны сәламләргә килде. Министрлык линиясе буенча ярышларда ике социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе катнаша: психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йорты һәм психик бозылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Яшел Үзән интернат-йорты.
Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары инклюзив җәмгыятьне үстерүгә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Быел Махсус Олимпиада хәрәкәтенә 55 ел тула. Россия ярышларда 1990 елдан бирле катнаша.
Ярышлар бер үк вакытта 10 җәйге һәм 8 кышкы спорт төрләре буенча үткәреләчәк. Татарстан башкаласында уза торган ярышларга Россиянең 59 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 2 меңнән артык махсус спортчы, тренер һәм озата баручылар җыелды. Татарстан җыелма командасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү стационар оешмаларының хезмәт алучылары да катнаша.
Чараларның актуаль расписаниесе бердәм уеннарны оештыручылар тарафыннан сылтама буенча урнаштырылган. Чараларны аз хәрәкәтләнүче төркемнәр арасыннан тамашачылар да карый ала. Тамашачылар төркемнәре өчен мәгълүмат кушымтада беркетелгән.
Фото: Михаил Фролов, ТР Президенты матбугат хезмәте
Салават Камалетдинов, «Татар-информ» МА