Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында Татарстан интернат-йортларында тәрбияләнүчеләр катнаша

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

21-27 гыйнварда Татарстан башкаласында Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары уза. Бердәм уеннар – интеллектлары бозылган кешеләргә җәмгыятьтә тормышка яраклашырга, тулы хокуклы гражданнар булырга ярдәм итә торган яңа формат ярышлары. Чаралар Махсус Олимпиаданың төп бәйрәме атмосферасын саклап калырга һәм катнашучылар өчен горурлык тоярга мөмкинлек бирәчәк.

Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарын ачу тантанасы 22 гыйнварда «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт министры Олег Матыцин һәм Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер катнашты.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да ярышларда катнашучыларны сәламләргә килгән иде.

Уеннар 18 спорт төре буенча үткәрелә. Ярышларда катнашучыларны Казан шәһәренең 14 спорт объектында кабул итәчәкләр.

Уеннарда Россия Федерациясенең 59 төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан вәкилләр катнаша. Чараны үткәрүдә 878 волонтер ярдәм итә.

Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында катнашучылар арасында 95 Татарстан спортчысы, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы ике интернат-йортта тәрбияләнүче 8 кеше бар. Социаль хезмәтләр алучылар флорбол һәм футзал уеннарында катнашачаклар: Камилла Горева, Анастасия Артюшина, Илнар Рәхмәтуллин (Дәрвишләр бистәсе психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты), Андрей Малахов, Алексей Борһанов, Ксения Әхмәтшина, Эльвира Кәримова, Алсу Темрешова (Яшел Үзән психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты).

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елда тернәкләндерү үзәкләрендә, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларда Махсус Олимпиада программалары буенча дәресләрне системалы рәвештә үткәрү дәвам итте. 26 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «Яшь атлет», «FIT 5 – Яхшы физик форма», «Хәрәкәт активлыгы күнегүләре (МАТР)» программаларын кулланып, 15,5 меңнән артык дәрес үткәрелгән. Чараларда 6 727 кеше катнашкан.

Шулай ук 2022 елда Яшел Үзән, Арча, Алабуга, Бөгелмә, Кукмара муниципаль районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендәге Министрлык карамагындагы 6 мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Махсус Олимпиаданың спорт экспрессы» чарасы кысаларында дәресләр уздырылды. Чараларда 249 кеше катнашты. Ә 27 майда республикада «Махсус Олимпиаданың спорт экспрессы» спорт-мәдәни фестивале узды.

Социаль хезмәт алучыларның горурланырлык нәтиҗәләре дә бар. Узган елның июнендә узган Россия Махсус Олимпиадасының Бөтенроссия спартакиадасында хатын-кызлар арасында мини-футбол буенча «Татарстан – 3» җыелма командасына Яшел Үзән, Кама Аланы һәм Казанның психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлары спортчылары да керде. Республика җыелма командасы футболчылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм беренчел уеннар нәтиҗәләре буенча 3 дивизионга эләктеләр, анда 1 урын алдылар.

Фото авторы: «Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International