Бу көннәрдә Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары уза. Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре дә бу масштаблы чарада булдылар. Алар флорбол һәм нәфис гимнастика ярышларын карадылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Астра»да Махсус Олимпиада программаларын гамәлгә кертүгә аерым игътибар бирелә. 2021–2022 елларда тернәкләндерү үзәгендә 450дән артык чара оештырылган: 350 уен һәм дәрес, 49 эстафета һәм ярышлар, 256 зарядка, 58 викторина һәм ата-аналар өчен 24 дәрес.