21-27 гыйнварда Казан Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарын кабул итте. Әлеге масштаблы чарага Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге дә кушылырга булды.
Үзәк белгечләре яшьләр һәм спорт бүлеге, Арча педагогика көллияте волонтерлары ярдәме белән тернәкләнүчеләр өчен шәһәрнең үзәк стадионында чаңгы ярышлары оештырдылар.
Барысы да җиңүгә омтылды. Махсус Олимпиаданың уникаль үзенчәлеге шунда ки, биредә оттыручылар юк, һәм, нәтиҗәгә карамастан, һәр спортчы җиңү теләге өчен бүләк ала.
Ярышлар ахырында оештыручылар барлык чаңгычыларны медальләр, грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр. Балалар гына түгел, чараны оештыручылар да уңай эмоцияләр алды.
Бүләкләүдән соң кышкы уеннар һәм коймак белән чәй эчү оештырылды.