Югары Ослан картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары үсентеләр өчен чәчәк орлыкларын утырта башладылар. Хезмәт терапиясе буенча дәресләрне күп кенә яшәүчеләр ярата: алар интернат-йортта яшәүчеләрнең яшь вакытта үзләренең өй яны участокларында эшләүләрен исләренә төшерәләр. Җиргә тартылу элеккеге авыл кешеләренең дә, элек шәһәрдә яшәүчеләрнең дә бер үк дәрәҗәдә көчле.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инде берничә ел «Компьютерный ликбез» технологиясен тормышка ашыралар. Учреждениедә компьютер түгәрәге эшли, анда 15 өлкән кеше һәм инвалид компьютер грамоталылыгы нигезләрен өйрәнә.
26 апрельдә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр өлкән буын гражданнары арасында финанс грамоталылыгы буенча республика олимпиадасы узачак.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның көндезге мәшгульлеген оештыруның төрле формаларын кулланалар. Соңгы вакытта озак вакытлы карау системасы кысаларында аның түбәндәге төрләре актив рәвештә кертелә: валчык белән терапия, музыкотерапия, китапханә һәм бию терапиясе.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында адаптив өстәл уеннары буенча ярышлар узды. Чараның максаты – инвалидлар арасында адаптив өстәл уеннарын пропагандалау һәм популярлаштыру.
Социаль хезмәт алучылар әдәби әсәрләргә нигезләнгән совет кинолентларына кыскача күзәтү ясадылар. Чара Мәдәният хезмәткәре көненә багышланган иде.
Шушы көннәрдә Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм тамашасы узган. Чараны Гагарин исемендәге мәдәният йорты артистлары үткәрде.
«Әдәби кичләр» социаль технологиясе кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан социаль хезмәтләр алучы Юрий Ивановичның өендә чара уздырылган. Очрашу үзәк шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Нәүрүз бәйрәме күптән инде күркәм традициягә әверелде. Кичә учреждениедә күңелле бәйрәм булды, ул социаль хезмәтләр алучыларны сөендерде.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты беренче тапкыр «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уеннарының сайлап алу этабында катнашты. Уеннар онлайн «Старость в радость» Хәйрия фонды ярдәмендә узды. Интернат-йорт командасы составында җиде социаль хезмәт алучы бар иде.