Көн саен Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрелә. Социаль хезмәтләр алучылар төрле эшләнмәләр һәм декор элементлары ясыйлар.
Хезмәт буенча инструктор Дина Тимофеева җитәкчелегендә узган чираттагы дәрестә өлкәннәр этаплап «Җәйге кәеф» панносы әзерләделәр. Эш нәтиҗәсе дә өлкәннәрне шатландырды.
Хезмәт терапиясе буенча дәресләр эчке дөньяны ачарга, ял итергә, эмоциональ халәтне яхшыртырга ярдәм итә, бу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик мөһим.