23 июнь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог тарих буенча виртуаль тур үткәрде. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.
Социаль хезмәт алучылар борынгы Болгар шәһәренә виртуаль сәяхәт кылдылар һәм аның барлыкка килү тарихын белделәр, шулай ук сакланган архитектура һәйкәлләре белән таныштылар. Соңыннан интернат-йорт карамагындагылар слайдлар карадылар һәм шәһәр матурлыгын үз күзләре белән күрделәр.
Мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләргә шатлык тудыра. Һәр Алар түземсезлек белән чираттагы сәяхәтне көтә.