Сабантуй Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең яраткан бәйрәме булып тора. Аны учреждениедә ел саен билгеләп үтәләр.
Традиция буенча интернат-йортта яшәүчеләргә кунакка «Юлдаш» агитбригадасы концерт программасы белән килде. Артистлар барлык катнашучыларга да дәртле һәм күңелле җырлар бүләк иттеләр.
Рәсми өлештән соң җыр-бию, конкурслар, спорт ярышлары белән мавыктыргыч чара башланды. Социаль хезмәт алучылар өчен күңелле уеннар һәм конкурслар, шаян ярышлар оештырылды. Барлык катнашучылар да Азнакай шәһәре волонтерлары тарафыннан бирелгән призлар алды.
Чараның максаты булып өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның төркем формасында актив ялын оештыру, аларны спорт-сәламәтләндерү дәресләренә җәлеп итү, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль активлыгын арттыру торды.