Кичә, 15 июнь көнне, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сабантуй бәйрәме узды. Бу социаль хезмәтләр алучыларның иң яраткан чараларның берсе. Сабантуй бәйрәме һәрвакыт бик күп уңай эмоцияләр, күңел күтәренкелеге һәм шатлык китерә.
Иртән учреждениедә музыка уйнады. Концерт программасына төрле милләтләрнең җырлары һәм көйләре кертелгән иде. Барлык катнашучылар да халыклар дуслыгы һәм бердәмлек атмосферасына чумдылар. Интернат-йорт карамагындагылар Сабантуй өчен традицион конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар, җырлар җырладылар һәм әйлән-бәйлән йөрттеләр.
Сабантуй барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф бүләк итте.
Сүз уңаеннан, 15 июнь көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да милли бәйрәмне билгеләп үттеләр. Бай мәдәни программа, спорт ярышлары, җырлар һәм биюләр, интернат-йорт белгечләре һәм волонтер Нияз Әхмәтҗановның чыгышлары – боларның барысы да чараның бизәге булды.