Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 6 июнь көнне «Пушкинны бергә укыйбыз» дигән чара уздырылган. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре балалар белән бергә А.С. Пушкин әсәрләрен укыдылар.
Акция кешеләрне рус классик әдәбиятын укуга җәлеп итүгә, грамоталылыкны үстерүгә юнәлтелгән иде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, классик әдәбиятның кыйммәтен үз тормыш тәҗрибәсе, белем һәм уйланулары булган кешеләр лаеклы бәяли ала. «Өлкән яшь – рус классикларын яңадан уку өчен иң кулай вакыт», – диләр социаль хезмәткәрләр.