«Шатлык» үзәге белгечләре саф һавада социаль-тернәкләндерү чаралары уздыралар

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Шушы көннәрдә Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Демография» милли проекты кысаларында кертелә торган озак вакытлы карау системасының социаль пакетында каралган саф һавада йөрү һәм социаль-тернәкләндерү чаралары уздыралар.

Саф һавада йөрү – өлкән яшьтәге кешеләрне сәламәтләндерүнең иң гади һәм нәтиҗәле алымнарының берсе. Җәяү йөрү иммунитетны ныгытырга, организмның гомуми торышын яхшыртырга, сәламәтлек һәм гомер озынлыгына уңай йогынты ясый. Һәрвакыт өйдә утыру депрессиягә китерә, саф һавада йөрү кәефне яхшыртырга һәм тынычланырга ярдәм итә.

Социаль хезмәтләр алучыларга «Скверда һәм бакчада ял итү» дигән чара күңелгә хуш килде. Ул ике этапта үткәрелә: башта сквер яки бакча буйлап йөрү, ә аннан соң – күргәннәр турында фикер алышу. Әңгәмәдә өлкәннәр туган як, табигать турында шигырьләр, җырлар, яшьлекләрендәге кызыклы вакыйгаларны искә алалар.

Шулай итеп, социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга физик һәм психологик эффект, коммуникатив сәләтләрне саклап калуны тәэмин итәләр. Шундый күңелле сәяхәттән соң, әби-бабайлар күңел күтәренкелеге, кәефнең яхшыруы, тирән төн йокысын билгеләп үтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International