Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр беренче кыяр уңышы белән мактана алалар

2022 елның 17 июне, җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар теплицада кыяр уңышы җыйганнар.

Учреждениедә хезмәт терапиясенә зур игътибар бирелә. Хезмәткәрләр җитәкчелегендә өлкәннәр һәм инвалидлар үсентеләр утырталар, аны карыйлар. Менә хәзер интернат-йорты карамагындагылар беренче яшелчәләрне җыйганнар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эш эмоциональ фонны гына түгел, социаль хезмәтләр алучыларның хәрәкәт активлыгын да яхшырта. Аларга үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен күрү, үзләренең ихтыяҗларын тою бик ошый. Иң активларны төрле бәйрәмнәрдә бүләклиләр, бу өлкәннәрне тагын да күбрәк мотивлаштыра.

Һәвәскәр бакчачылар арасында, мәсәлән, Федор Долгих. Беренче кыярлар аны шулай сөендерде ки, хәтта алар белән фотога да төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International