Бүген Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре «Икмәк – бар нәрсәгә баш» дигән темага дәрес үткәрделәр. Чара «Ял итү эшчәнлегендә кулинария мәктәбе» технологиясенең чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Социаль хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләр белән берлектә камыр ашлары, икмәк пешерү белән шөгыльләнделәр, камыр ризыклары турында әйтемнәр искә төшерделәр. Өлкән яшьтәге гражданнар икмәк-күмәч эшләнмәләре әзерләү өлкәсендәге белемнәре белән уртаклаштылар, кызыксынулар даирәсен киңәйттеләр, бу аларның эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясады. Шулай ук камыр белән эшләү кулларның вак моторикасы үсешенә дә ярдәм итте.