Алабуга интернат-йортында Сабантуйны күңелле итеп билгеләп үттеләр

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Милли бәйрәмдә психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортта яшәүче картлар һәм инвалидлар катнашты. Социаль хезмәт алучылар белән бергә «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре дә катнашты.

Башта барысы да бер-берсе белән таныштылар: алып баручы катнашучыларга туп ыргытты, ә алар үз исемен һәм үзенең холкының сыйфатын атадылар. Бәйрәм традицион уеннар һәм конкурслар белән дәвам итте. Бәйрәмдә катнашучылар башкаруында музыкаль номерлар чараның бизәге булды.

Сабантуй бер сулышта узды. Балалар һәм өлкәннәр бергә ярыштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр, күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International