ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2022 ел
җомга

«Һавадан сәламәтлек» проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты фитобарында дару үләннәренең файдалы үзлекләре турында лекцияләр үткәрелә. 


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

13 апрель көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары Әхнәф Вәлиев һәм Фәния Луконина балалар иҗат йорты базасында мультипликация студиясендә булдылар. Чараның максаты – үз көчең белән мультфильм ясау.


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары Җиңү көненә концерт программасын әзерли башладылар.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр Космонавтика көненә багышланган чаралар уздырганнар.

Кичә Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Күңелле стартлар» дип исемләнгән спорт чарасы узды.

Социаль хезмәт алучылар һәм Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре Актүбә бистәсе предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары арасында үткәрелгән үзешчән сәнгать смотр-конкурсының гала-концертында актив катнаштылар.


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы пенсионерлар һәм инвалидлар арасында компьютер белеме буенча «Хикмәт» дигән республика чемпионаты турында игълан итә. Чемпионат ТР Төзелеш министрлыгы белән берлектә Россия Пенсионерлар берлегенең ТР буенча төбәк бүлеге ярдәмендә үткәрелә.


8
апрель, 2022 ел
җомга

«Көмеш» яшьтәге волонтерлар – социаль хезмәтләр алучы өлкән буын гражданнары өчен актив озын гомер сәясәтен тормышка ашыручылар» дигән социаль проектны тормышка ашыру максатыннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар өчен чара уздырылган.


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Дания Ярмөхәммәт кызына чүлмәк ясау буенча мастер-класста булу бәхете тәтеде. Чараны «Камиллеккә юл чиксез» хәйрия проекты кысаларында балалар иҗат йорты педагогы Ольга Гыйләҗетдинова үткәрде.

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шашка һәм шахмат буенча ярышлар узды. Чарада 18 социаль хезмәт алучы катнашты. Ярышларның максаты – өлкәннәр арасында интеллектуаль спорт төрләрен популярлаштыру, социаль хезмәтләр алучыларның актив ялына булышлык итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International