Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Казаннан Евгений Скрябинны кабул иттеләр. Биредә яшәүчеләр аның мәхәббәт, дуслык, намус һәм абруй турында җырларын яратып тыңладылар, үзләренә ошаган көйләргә кушылдылар.
Евгений Скрябин – үзенә күрә «көмеш» волонтер. Күңел киңлеге белән ул интернат-йортлар, хоспислар буйлап йөри һәм яхшы җырчы булган әнисе истәлегенә бушлай концертлар бирә.
Югары Ослан интернат-йортында Евгений Семенович концерт белән беренче тапкыр гына чыгыш ясамады. Һәр тапкыр социаль хезмәт алучылар аны зур шатлык белән каршы ала. Чыгышлардан соң барысы да аның белән сөйләшергә, истәлеккә фотога төшәргә тели.
Интернат-йорт директоры Тәнзилә Васильева сүзләренә караганда, мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга социальләшергә ярдәм итә, аларны матурлыкка тарта, бик күп уңай хисләр бүләк итә.