30 июньдә пенсионерлар арасында компьютер буенча күп төрле ярыш буенча чемпионатның финал бәйгеләре узачак

2022 елның 28 июне, сишәмбе

«Россия пенсионерлары берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Мәскәү дәүләт гуманитар-икътисад университеты Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән 30 июньдә пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча XII Бөтенроссия чемпионатының финал (федераль) ярышларын үткәрә. Чара дистанцион форматта узачак. Чара сәгать 10.00 башлана.

Чемпионатта Татарстан Республикасыннан «Өченче яшь» Республика IT-олимпиадасының финал ярышларында җиңүчеләр – Яшел Үзән районыннан Козьяковлар гаиләсе, Менделеевск районыннан П.С. Миронов һәм Казанда яшәүче Л.Р. Төхвәтуллина катнашачак.

Чараның турыдан-туры трансляциясе 9.45 сәгатьтә www.rospensioner.ru сайтында оештырылачак. 11.00 сәгатьтә тамашачылар өчен «Виртуаль чемпион» интернет-конкурсы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International