«Юлдаш» интернат-йортында Сабантуй узды

2022 елның 1 июле, җомга

30 июнь көнне Чистайның күп милләтле «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сабантуй–2022» дип исемләнгән мәдәни-спорт бәйрәме узды. Чара Татарстан халыкларының бай мирасын, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән.

Бу көнне интернат-йортта татар һәм рус телләрендә җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Күпмилләтле тату әйлән-бәйләндә хезмәткәрләр дә, яшәүчеләр дә күңел ачтылар.

Спорт ярышлары чүлмәк вату, кашык белән, чиләк белән йөгерү кебек халык уеннарыннан торды. Коляскадагы инвалидлар өчен махсус конкурс оештырылды. Уеннарда катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Соңыннан бөтенесе бәйрәм өстәле алдында чәй, тәмле тәм-томнар һәм милли камыр ризыклары белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International