Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр экоаллеяда эшлиләр

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Берничә ел элек Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында экоаллея булдырылган иде. Анда дару үләннәре үсә: гөлбадран, ромашка, үги ана яфрагы, иван-чәй, мәтрүшкә – 25 төр үсемлек.

Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар үсемлекләрне бик теләп карыйлар. Фитотерапия ярдәмендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшенә керешү өчен интернат-йортта «Табигать белән бергә» дигән проект эшли. Экоаллеяда хезмәткәрләр әңгәмәләр үткәрәләр, өлкәннәргә һәм инвалидларга һәр үләннең файдасы турында сөйлиләр. Кайбер үсемлекләрне фитобарда кулланалар.

Биредә яшәүчеләр бик теләп аллея буйлап йөри, анда яңа үләннәр барлыкка килә: хезмәткәрләр үсемлекләрне табигатьтән алып киләләр, ә соңыннан яшәүчеләр белән бергә утырталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International