Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында саф һавада йога дәресе узды.
Күнегүләр ясап, социаль хезмәтләр алучылар сәламәтлекләрен ныгыталар, чыдамлылыкны арттыралар, яңадан үз эмоцияләре һәм тәннәре белән идарә итәргә өйрәнәләр. Дәресләр өлкәннәрнең сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән. Йога тискәре хисләрне киметергә ярдәм итә, әйләнә-тирә дөнья белән гармониягә ирешергә һәм үз-үзеңне яхшырак танырга ярдәм итә.
«Өлкән яшьтә йога тыелмаган, киресенчә, ул хәлне яхшыртырга, әйләнә-тирә дөнья белән гармонияле мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә», – ди психолог Светлана Айметова.