Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучылары белән гарденотерапия дәресләрен дәвам итәләр. «Бүлмә үсемлекләрен күчереп утырту, тукландыру» темасына чираттагы чара 28 июньдә узды.
Гарденотерапиянең максаты булып өлкән яшьтәге гражданнарның моторикасын үстерү һәм психоэмоциональ торышын яхшырту тора.
Өлкән кешеләр социаль хезмәткәрләр белән бергә үсемлекләрне күчереп утырту һәм тукландыру белән шөгыльләнделәр, хезмәт күнекмәләрен камилләштерделәр. Мондый очрашулар өлкән буын кешеләрен энергия белән тулыландыра һәм уңай эмоцияләр бүләк итә.