Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлегендә «Тернәкләндерү ялы» өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең инновацион технологиясен тормышка ашыру дәвам итә. Технологияне гамәлгә кертү Россия халыкларының мәдәни мирасы елына туры китерелгән.
Кеше өчен ял – стресстан арыну, физик һәм психологик канәгатьлек тою ысулы. Өлкән кеше яки инвалид өчен ял оештыру социаль-психологик тернәкләндерүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Тернәкләндерү ялы өлкән кешегә яңа тормыш ситуациясенә җайлашырга, буш вакытларын тулы канлы һәм нәтиҗәле үткәрергә, эмоциональ киеренкелекне төшерергә мөмкинлек бирә. Инновацион технология учреждениедә озак вакыт карау системасының социаль пакетына кертелгән социаль-тернәкләндерү чаралары кысаларында тормышка ашырыла.
«Шатлык» үзәгенең өйдә социаль хезмәт алучылары арасында яраткан мавыгулары булган кешеләр күп, әмма яшь барган саен алар бу эшләрен төрле сәбәпләр аркасында ташлаган. «Тернәкләндерү ялы» технологиясен гамәлгә керткәннән соң, социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларны яраткан эше белән шөгыльләнүгә актив җәлеп итә башлады. Кемдер үз авылы тарихын барлый, кемдер музыкаль уен коралларында уйный, хатын-кызлар кул эшләрен бик ярата. Яраткан эш белән шөгыльләнү әби-бабайларның кәефен яхшырта.
Тыл хезмәтчәне Гөлфания Садыйкова чигү белән шөгыльләнгән була. Бу эшкә аны әнисе өйрәткән. Гөлфания апа авыр сугыш елларында хатын-кызларның эштән соң фронт өчен оекбашлар, бияләйләр бәйләвен, посылкалар җыюын хәтерли. Солдатларга чигелгән кулъяулыклар һәм кисетлар да җибәргәннәр. Менә шул вакытта кечкенә Гөлфания чигәргә өйрәнә дә инде, бу аның яраткан шөгыленә әверелә.
Бу әбинең йорты халык сәнгате музеен хәтерләтә: монда мендәрләр дә, сөлгеләр дә, салфеткалар да, хәтта пәрдәләр дә бар. Күп кенә эшләрен ул туганнарына һәм дусларына бүләк иткән. Әниләренең иҗатына балалары да зур игътибар бирә – алар әниләренең бүләкләрен кадерләп саклыйлар.
Күптән түгел Гөлфания апа үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күзләре начараюга карамастан, ул кул эшләре белән шөгыльләнүен дәвам итә. Социаль хезмәткәр Фәнилә Шиһапова белән бергә алар яңа эш тапкан – келәмнәр бәйләү. Бу эш тә әбинең кулыннан килә. Үзе ул тирә-юньдәгеләргә күңел җылысын бүләк итә алуына сөенә генә. Бу аны бәхетле итә.