Буа интернат-йорты карамагындагылар спорт мәктәбендә булып кайттылар

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Бүген Буа районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Батыр» спорт мәктәбендә булдылар. Чара өлкәннәрнең сәламәтлеген яхшыртуга, аларның физик активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Физик күнегүләр өлкәннәр өчен бик мөһим. Даими тренировкалар картаю процессларын акрынайтырга, төрле хроник авырулар барлыкка килүне булдырмаска ярдәм итәргә, мускулларны ныгытырга һәм имгәнүләр куркынычын киметергә сәләтле. Социаль хезмәт алучылар тренажер залында рәхәтләнеп үз көчләрен һәм мөмкинлекләрен сынап карадылар.

«Бу дәрес шулкадәр спорт рухын күтәрде, өлкәннәр спорт залына ешрак йөрергә теләк белдерделәр», – ди мәдәни ялны оештыручы белгеч Надежда Смирнова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International