Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче Татьяна Елисеева «Фетрдан аппликация ясау» дигән дәрес үткәрде.
Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор Илзидә Габидуллина җитәкчелегендә көн саен хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрелә.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кызыклы шахмат-шашка турниры узды. Чарада Алабуга психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар, шулай ук ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы катнашты.
«Тату гаилә» дигән коллектив эшне Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары Ирина Меховникова һәм Татьяна Ловчева башкарды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында китапханә терапиясенә зур игътибар бирә. Учреждениедә зур китапханә бар, социаль хезмәтләр алучылар китапханәгә бик теләп йөри. Аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен интернат-йорт белгечләре бүлмәләрдә дәресләр уздыралар.
Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында финанс грамоталылыгы буенча дәрес узды. Шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирделәр һәм акчалата түләүләрне ничек контрольдә тотарга һәм үз чыгымнарың белән ничек идарә итәргә мөмкин булуы турында сөйләделәр, финанс куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Менә инде күп еллар Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гарденотерапия уңышлы кулланыла. Бакча терапиясе методларын кулланып, социаль-тернәкләндерү чаралары организмның бозылган кайбер функцияләрен торгызырга һәм социаль хезмәтләр алучыларның психоэмоциональ халәтен яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2 нче лицей укучыларының хәйрия концерты узды.
2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мәдәни традицияләрне саклау максатыннан социаль хезмәтләр алучыларның мавыгулары копилкасын җыярга һәм интерактив альбом ясарга карар кылдылар.
Бүген хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары ландыш ясадылар. Алар күңелгә хуш килгән картон сайладылар, анда яшел яфраклар, сабаклар, ак чәчәкләр урнаштырдылар. Пластилиннан ясалган рәсемнәр дә кояш һәм күбәләкләр белән бизәлгән иде. Язгы матур картиналар барлыкка килде.