Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр шахмат уйнады

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара шахмат көненә багышланган чара узды.

Бу көнне учреждениедә шахмат такталары алдында әлеге популяр спорт төрен яратучылар җыелды. Интернат-йорт карамагындагы Юрий Воронков чираттагы тапкыр үз осталыгын раслады. Сүз уңаеннан, ул Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының стационар учреждениеләре арасында республика шахмат-шашка турниры җиңүчесе.

«Шахмат уенының төп өстенлекләреннән берсе – баш мие эшендә ике ярымшарының да җәлеп ителүе. Моннан тыш, шахмат кыска вакытлы һәм озак вакытлы хәтерне яхшырту һәм үстерүгә нәтиҗәле ярдәм итә», – дип хәбәр иттеләр интернат-йортта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International