«Демография» милли проектын һәм «Актив озын гомерлелек» программасын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәре Совет районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге каршындагы «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең көмеш волонтеры Халитова Хрия Усман кызы белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнар өчен иҗат остаханәсендә дәрес үткәрделәр.
Иҗади остаханәдә дәресләр – иҗади идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлеге генә түгел, ә аралашу, когнитив сәләтләрне үстерү өчен урын да.
Чарада катнашучылар үз куллары белән курчаклар ясадылар. Һәр эш уникаль килеп чыкты. Өлкәннәр курчакта үз хис-тойгыларын һәм эчке дөньяны чагылдырырга тырыштылар.
Пенсионерларны актив социаль-иҗтимагый эшчәнлеккә тарту һәм җәлеп итү өлкән буын вәкилләренең потенциалын ача.
Исегезгә төшерәбез, «Актив озын гомерлелек» проекты өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын һәм гомер озынлыгын яхшырту өчен өстәмә шартлар булдыруга, аларны сәламәтләндерү, социаль һәм иҗади проектларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.