«Шатлык» үзәге карамагындагы балалар белән виртуаль экскурсияләр үткәрәләр

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары өчен «Борынгы Болгар заманча Татарстанда» дигән виртуаль экскурсяләр уза. Чаралар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

Виртуаль экскурсияләр – аз хәрәкәтләнүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен белем бирү проектының бер өлеше. Бүлек белгечләре тарафыннан борынгы шәһәр турында тематик әңгәмәләр һәм виртуаль экскурсияләр әзерләнә, аларга медиа күрсәтмә чаралар әзерләнә. Социаль хезмәткәрләр озак вакытлы карау системасының социаль пакетына кертелгән социаль-тернәкләндерү чараларын үткәрү өчен әзерләнгән материаллардан файдаланалар. Виртуаль экскурсия үткәргәннән соң күргәннәр турында фикер алышу оештырыла.

Мондый эш форматы социаль хезмәтләр алучыларның күзаллауларын киңәйтергә, эмоциональ киеренкелекне төшерергә булыша, иҗтимагый тормышта катнашу хисе тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International