Азнакай интернат-йорты карамагындагылар Россия халыкларының мәдәни мирасы белән танышалар

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Анастасия Кравченко социаль хезмәт алучылар белән матрешка рәсемен ясау буенча дәрес үткәрде. Дәрес Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды.

Матрешка – рус мәдәнияте символы булган агач уенчык. Дәрестә интернат-йорт карамагындагылар матрешканың барлыкка килү тарихы белән таныштылар, халык уенчыклары рәсеменең төрләрен өйрәнделәр. Дәреснең һәр катнашучысы үз матрешкасы исемен уйлап тапты һәм үз эшендә нинди техникалар куллануы турында сөйләде.

«Рәсем ясау белән шөгыльләнгәндә өлкән яшьтәге кешеләр үзләрендә яңа иҗади сәләтләрне генә ачып калмыйча, нерв киеренкелегеннән дә арынырга мөмкин. Теләсә нинди иҗат – үз-үзеңне бәяләү, үз сәләтеңә ышану ысулы», – дип билгеләп үтә социаль эш буенча белгеч Анастасия Кравченко.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International