Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара шахмат көненә багышланган чара узган.
Чара башында белгечләр шахмат барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, уен кагыйдәләре, шахмат атрибутлары – такта һәм фигуралар белән таныштырдылар.
Интернат-йортта яшәүчеләр шахмат уены нигезләрен өйрәнделәр, агач сыннарның исемнәрен хәтердә калдырдылар. Социаль хезмәт алучылар шахмат турнирында да актив катнаштылар, аның барышында үзләренең осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.
«Шахмат уены хәтерне үстерә, иҗади фикерләүне һәм логиканы активлаштыруга ярдәм итә. Безнең өлкәннәребез зур кызыксыну белән шахмат уйный, җиңү өчен катлаулы адымнар ясарга тырыша. Болар барысы да максатчанлык һәм үз сәләтләреңә ышаныч тудыра», – дип билгеләп үттеләр интернат-йорт белгечләре.