Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар «Туристик сукмаклар буйлап» программасында актив катнашалар. Бүген социаль хезмәт алучылар Спас районының Көек авылында булдылар, анда танылган татар шагыйре, язучы, балалар өчен хикәяләр, шигырьләр, драматик әсәрләр авторы Абдулла Алиш туган.
Экскурсия язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле материаллар тупланган авыл китапханәсеннән башланды. Китапханәче Нурия Мингалиева Абдулла Бари улының балачак һәм яшүсмер еллары турында сөйләде, гаилә экспонатларын күрсәтте. Аралашу 2018 елда реконструкциядән соң ачылган һәйкәл-бюст янында дәвам итте.
Интернат-йорт белгечләре сүзләренә караганда, мондый экскурсияләр өлкәннәрне һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сәламәтләндерүгә йогынты ясый, мәгълүмати чикләрне киңәйтә, туган як тарихын өйрәнүгә җәлеп итә.