Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең инновацион технологиясе – тернәкләндерү ялы тормышка ашырыла. Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән «Демография» милли проектының озак вакытлы карау системасының социаль пакетына кертелгән социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрелә.
Өйдә социаль хезмәт алучылар арасында оста кешеләр күп. Аларның күбесе өлкән яшьтә дә яраткан эшләренә мәхәббәтне саклыйлар. Шундый осталарның берсе – Зәй муниципаль районының Түбән Биеш авылында яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Ермолаев Лев Яковлевич. 2022 елның 14 сентябрендә Лев Яковлевич 92 яшен билгеләп үтәчәк.
Ветеран вакытның зур өлешен яраткан шөгыленә – агачтан әйберләр ясауга багышлый. Ветеран йортындагы күп кенә җиһазлар аның куллары белән ясалган: буфет, комод, чәчәкләр өчен савытлар, эскәмияләр, урындыклар. Йорт тәрәзәләрен өлкән кеше ясаган йөзлекләр бизи. Агач эшкәртү станогы ишегалдында эш хәлендә тора: җайга салынган, чистартылган.
Быелгы җәйне Лев Яковлевич гаилә әгъзалары өчен исемле эскәмияләр ясауга багышлады. Өлкән яшьтәге кешегә социаль хезмәткәр Алинә Николаевна ярдәм күрсәтә: алар бергәләп эскәмияләр өчен әзер эшләнмәләрне лак белән буядылар.
Ветеран озын гомер итәргә исәп тота. Көндәлек зарядка, оптимизм һәм яраткан эш – Лев Яковлевичның озын гомерлеге серләре.