Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә чираттагы дәресне Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көненә багышладылар.
Социаль хезмәтләр алучылар акварель буяулар һәм карандашлар ярдәмендә диңгез һәм океан яшәүчеләрен буядылар. Рәсемнәр күңелле килеп чыкты.
Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова сүзләренә караганда, интернат-йорт карамагындагылар рәсем ясау дәресләрендә бик теләп катнашалар. Иҗади эшчәнлек психологик киеренкелекне төшерә һәм көн буена энергия бирә.