Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Иҗтимагый инициатива – 2021» республика социаль проектлар конкурсы грантына 6 ай дәвамында «Һавадан сәламәтлек» проектын тормышка ашыралар.
Проект барышында дару үләннәренең файдасы турында 26 лекция, 27 сәламәтләндерү чарасы һәм фиточай белән кислород коктейльләре белән бәйле 27 чара үткәрелде, массакүләм мәгълүмат чараларында мәкаләләр бастырылды, телевизион репортажлар төшерелде. Проектның һәр чарасы сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыра, күтәренке кәеф бирә.
«Проектны тормышка ашыру барлык кешеләргә буш вакытларын үз сәламәтлекләре өчен файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирде. Проектның барлык чаралары да тискәре яшь күренешләрен профилактикалауга юнәлдерелгән. Хәзер фитобар аралашу һәм бергәләшеп ял итү урыны булып тора», – дип билгеләп үтте социаль эш буенча белгеч Д.В. Гильфанова.