ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Милли киемнәрдәге кәгазь курчаклар» арт-терапиясе буенча дәрес үткәрделәр. Чараның максаты – рус, татар һәм чуваш милли киемнәренең элементларын өйрәнү, төрле халыкларның мәдәнияте турында күзаллау формалаштыру.


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

Мода күрсәтү – яңа хисләр кичерү, игътибар үзәгендә булу мөмкинлеге. Арча муниципаль районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге бүлекчәдә хезмәтләр алучылар өчен «Күңелләре белән яшь» дигән күңел ачу чарасы уздырылды.


17
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Иҗат шатлыгы» түгәрәге дәресе вакытында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары квиллинг техникасында миләш тәлгәше ясадылар.

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе базасында эшләүче «Актив озын гомерлелек» проектын тормышка ашыру кысаларында «Аралаша белү» дигән төркемле чара уздырылды. Анда өч өлкән кеше катнашты.


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар каз өмәсенә җыелдылар.


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортның «Кулинария мәктәбе» түгәрәгендә кәбестә тозлау буенча мастер-класс үткәрелде. Быел учреждениенең бакчасында кәбестә яхшы уңыш бирде, шуңа күрә интернат-йортта аны кышка тозларга булдылар.


9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эшләүче компьютер клубы әгъзалары «Зур этнографик диктант» Халыкара акциясендә катнаштылар. Бу кызыклы агарту проектында катнашып, социаль хезмәт алучылар Россиядә яшәүче халыкларның мәдәниятен белделәр. Алар үзләренең этномәдәни грамоталылыгының гомуми дәрәҗәсен бәяли алдылар һәм диктант биремнәрен уңышлы үтәделәр.


8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар үткәрде: квест, «Минем Россиям» танып белү сәгате, бию флешмобы, арт-терапия, «Могҗизалар кыры» уены, викторина, «Кызыл калфак» әкиятен сәхнәләштерү.

Ел саен үткәрелә торган «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» комплекслы үзәге өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен өстәл уеннары кичәсе уздыра.

Кинотерапия буенча дәресләр Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр арасында зур популярлык казана. 7 ноябрьдә социаль хезмәт алучыларны «Неуловимые мстители» фильмын карарга чакырдылар. Бу кинокартина өлкәннәр һәм инвалидлар өчен чын бүләк булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International