Иҗат белән дәвалау: «Өмет утравы» үзәге өлкәннәр белән дәресләр үткәрә

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре инвалидлыгы булган социаль хезмәт алучылар белән «Иң яхшы дару – ул иҗат» дәресләре үткәрәләр.

Кызыклы шөгыль белән мавыгу өлкән буын кешеләренә файдалы итеп вакыт үткәрергә, аралашырга һәм тиешле дәрәҗәдә интеллектуаль һәм физик форманы сакларга ярдәм итә. Дәресләр барышында өлкәннәр өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре белән бергә бәйлиләр, тегәләр, рәсемнәр ясыйлар, җырлыйлар һәм музыка коралларында уйныйлар, кемдер хәтта шигырьләр дә яза.

Мондый чараларның файдасы билгеле. Чаралар эмоцияләрне һәм хисләрне белдерүдә ярдәм итә, артык борчылулардан саклый, нервларны тынычландыра, хәтерне, игътибарны һәм күзаллауны, кулларның вак моторикасын яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International