«Исток-Башлангыч» үзәгендә гарденотерапия

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

21 ноябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр «Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында «Үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре» дигән темага чара уздырдылар. Аның максаты – йорт үсемлекләренең өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның физик һәм психоэмоциональ торышына йогынтысы турындагы белемнәрне киңәйтү.

Өйдә социаль хезмәт алучылар, социаль хезмәткәрләр белән берлектә, өйдәге үсемлекләрнең дәвалау үзлекләрен өйрәнделәр. Нәтиҗәдә өлкән яшьтәге гражданнарның кәефе яхшырды. Шулай ук чарада катнашучыларның барысы да мәгълүмати буклетлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International