Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре «Әйдәгез әле, әбиләр» дип исемләнгән чара уздырдылар. Чара барышында түбәндәге конкурслар үткәрелде: «Бишек җырын искә ал», «Әкият сөйлә», «Ябык күзләр белән портрет яса», «Күз йомып баланы балалар бакчасына әзерлә», «Әни турында җыр җырла».
Чарада катнашучылар барысы да рәхәтләнеп алып баручыларның сорауларына җавап бирделәр, таныш җырлар башкардылар һәм балаларына укыган әкиятләрне искә төшерделәр.
Мондый чараларның максаты – уңай кызыксынулар формалаштыру һәм эмоциональ халәтне яхшырту.