Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел остаханәсе ачылды. Бәйрәмгә әзерләнүне социаль хезмәт алучылар, «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар, кәгазь һәм тукымадан чыршы әзерләүдән башладылар.
Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә башта каты кәгазьдән конусларны ябыштырдылар, аннары яшел тукымадан ылыслар ясадылар һәм бизәү өчен әйберләр сайладылар. Барлык эшләнмәләр дә әзер булгач, җыр җырладылар.
Наталья Котова сүзләренчә, Яңа ел алды социаль хезмәт алучыларда уңай эмоцияләр уята, барысы да балачактагы кебек могҗиза, яшерен теләкләрнең үтәлешен көтә. Өлкәннәр аеруча теләп иҗади мастер-классларда катнашалар. Иң яхшы эшләнмәләр учреждение фойесындагы чыршыда үз урынын алачак.