Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Минзәлә шәһәренең балалар иҗаты йорты базасында мультипликация студиясендә булдылар.
Педагог Наталья Нәбиуллина мультфильмнарның нинди булуын, аларны ничек ясауны күрсәтте. Бу өлкәннәрне кызыксындырды, алар үзләренең интернат-йортлары турында мультфильм ясарга булдылар. Социаль хезмәт алучылар Александр Рылов һәм Геннадий Данилов зур кызыксыну белән мультфильм төшерә башладылар.
Фильм өстендә эшләү инициативалык, түземлек, эш сөючәнлек, җаваплылык һәм аралаша белү кебек сыйфатларны формалаштыра. Социаль хезмәт алучылар нәтиҗәгә шатланалар һәм чарада катнашулары белән горурланалар.