Әниләр көненә һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган чаралар кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сөембикә» татар халык ансамбле һәм «Ак каз» керәшен халык фольклор ансамбле катнашында концерт программасы узды.
Биредә яшәүчеләр концерттан зур ләззәт алдылар. Өлкәннәр артистларга җыр башкарганнары өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, игелек, бетмәс-төкәнмәс энергия теләделәр.
«Оста куллар» түгәрәгендә интернат-йортта яшәүчеләр бәйрәмгә төсле кәгазьдән уртак эш башкардылар. Сынлы сәнгать дәресендә өлкәннәр тематик рәсемнәр ясадылар.