Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр хәтерләрен яхшырталар

2022 елның 9 декабре, җомга

Олы яшьтә баш мие эшчәнлеген саклау бик мөһим. Акылны ачык тотар өчен, һәр көн төрле күнегүләр үтәргә кирәк. Хәтер һәм акыл үсеше өчен иң эффектив күнегүләрнең берсе – логик табышмаклар, ребуслар, кроссвордлар, сканвордлар чишү.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч индивидуаль дәресләр уздырды. Кайвакыт социаль хезмәт алучыларга барлык башваткычларны да чишү авыр, ләкин җавап эзләү үзе баш ми эше өчен файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International