Минзәлә интернат-йорты кунакларны каршы ала

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы алдыннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында концерт программасы белән Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сарае артистлары булдылар.

Концертны алып баручы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Энергетик» мәдәният сарае җитәкчесе Гөлзада Рзакваева анда катнашучыларга тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре җиткерде. Концертта Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артистлары, Гарифуллиннар дуэты, халыкара конкурслар лауреатлары, шулай ук яшь артистлар чыгыш ясады. Социаль хезмәт алучылар адресына җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады.

Мондый очрашулар өлкәннәргә ярдәм итү өчен үткәрелә, аларга җәмгыять тормышында тулы канлы һәм тигез катнашырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International