25 ноябрьдә Әниләр көнен бәйрәм итү һәм «Ял эшчәнлегендә кулинария мәктәбе» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә хезмәт алучылар янына бардылар. Актив әбиләр, социаль хезмәткәрләр белән берлектә, чәк-чәк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Чараның максатлары: өлкән яшьтәге гражданнарның активлыгын саклау, хатын-кызга ихтирамлы караш традицияләрен, гаилә нигезләрен ныгыту. Социаль хезмәтләр алучылар камыр басу, төш пешерү белән шөгыльләнделәр, волонтерларны тәм-том әзерләүнең нечкәлекләренә өйрәттеләр. Мастер-класс котлау, дегустация һәм чәй эчү белән тәмамланды.
Өлкән яшьтәге гражданнар үз белемнәре белән уртаклаштылар, Әниләр көне уңаеннан җылы сүзләр һәм изге теләкләр кабул иттеләр.