ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2023 ел
җомга

Хезмәт эшчәнлеге аша, шул исәптән өлкәннәрнең актив тормыш позициясен үстерү ярдәмендә өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырту һәм тулы тормыш өчен шартлар тудыру максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Данирә Гыйльфанова «Татнефть» хәйрия фондының «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсында катнашты. «Үзем иҗат итәм» проекты белән ул «Халыкның зәгыйфь катламнарын яклау» номинациясендә грант отты.


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

6 июньдә, Рус теле көнендә, Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар район паркында узган «Пушкин нон-стоп» акциясендә катнаштылар.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Рус теле көненә багышланган чара узды.


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Рус теле көненә багышланган чаралар үткәрелде.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар җәйне саф һавада өстәл уеннары уйнап каршы алдылар. Мәдәни ялны оештыручы Наталья Котова җитәкчелегендә чарада катнашучыларның һәрберсе үз күңеленә хуш килгән шөгыль сайлады: кемдер пазллар җыя башлый, кайберләре, парларга бүленеп, «Морской бой» уены, магнит шашкасы һәм башка уеннар уйнады.


30
май, 2023 ел
сишәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән социаль-психологик коррекция эшендә үсеш бирүче уеннар уңышлы кулланыла. Кызыклы һәм файдалы ял өчен белгечләр «Логик парлар», «Логик домино», «Танграм» һ. б. уеннар үткәрә.


24
май, 2023 ел
чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тематик программа оештырдылар. Чара Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган иде.


16
май, 2023 ел
сишәмбе

Социаль хезмәтләр алучыларның актив яшәү рәвешен саклап калу максатыннан Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан «Гарденотерапия» технологиясе уңышлы кулланыла.


12
май, 2023 ел
җомга

«Азамат» фонды, «Российский Красный Крест» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм ТР Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү республика ресурс үзәге ярдәме белән, «Үзебез беләбез, башкаларны өйрәтәбез!» проектын гамәлгә ашыра башлый. Проект өлкән буын кешеләрен актив яшәү рәвешенә кайтарырга, аларның потенциалын үстерергә юнәлдерелгән, бу бүгенге көндә әлеге категория гражданнарын социализацияләү ягыннан төп бурычларның берсе булып тора.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен җирле Гремячий Ключка экскурсия оештырылды. Чара Табигатькә мәхәббәт көненә багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International