Югары Ослан интернат-йортында яңа эш технологиясе кертелде

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа тернәкләндерү технологиясе кертелде, ул азык-төлек продуктларыннан күләмле композицияләр булдыруны күздә тота.

Бу юлы чипсы, фигуралы мармелад, кабак орлыклары, киптерелгән груша һәм кәнфитләр эшкә алынды. Тыл хезмәтчәне Любовь Отставнова зур кояш ясарга булды, Надежда Лепихина – гөмбә, Илюс Корбангалиев диңгез дулкыннарында кораб сурәтләде. Киптерелгән груша һәм мармеладтан социаль хезмәтләр алучылар елмаеп торучы йөз ясады.

Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова сүзләренчә, мондый инновация иҗат белән шөгыльләнүгә җәлеп итә, төркемле эшләнмәләр ясау коллективта микроклиматны яхшырта – болар барысы да гражданнарның тернәкләнү потенциалын арттыра, фантазия һәм хәрәкәт активлыгын үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International