Югары Ослан интернат-йортында социаль туризм популяр

2023 елның 28 июне, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар өчен Казанның Җиңү паркына традицион сәфәр оештырылды. Учреждениедә эшләнгән социаль туризм программасы кысаларында еш кына районның һәм республиканың тарихи урыннарына баралар. Җиңү паркына бару – яраткан экскурсияләр арасында.

Аз хәрәкәтләнүче кешеләр дә чарада катнашты. Моның өчен интернат-йортта җайлаштырылган транспорт бар.

Наталья Котова сүзләренчә, мондый сәяхәтләр социаль хезмәтләр алучылар арасында бик популяр, алар чараларны түземсезлек белән көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International