Тозлы камырдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узды. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендәге «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар кояш фигурасы әвәләп ясау белән шөгыльләнделәр.
Камырны Надежда Саблукова басты, яшь чагында ул пешекче булып эшләгән. Олы яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар бик теләп камыр җәйделәр, аннары аннан үз эшләнмәләре өчен өлешләр ясадылар. Аларны төсле картон битләренә урнаштырдылар, буядылар.
«Сәнгать терапиясенең бу формасы фантазия һәм модельләштерү өчен чиксез мөмкинлекләр ача. Моннан тыш, камыр белән эшләү кулларның вак моторикасы үсешенә уңай йогынты ясый, хәрәкәтләр координациясен төзәтергә мөмкинлек бирә», – ди Наталья Котова.
Барлык эшләр дә интернат-йорт фойесында урнашкан даими эшләүче иҗади күргәзмәдә лаеклы урын алды.