Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр аш-су мәктәбендә шөгыльләнәләр

2023 елның 14 июле, җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының аш-су мәктәбендә чираттагы мастер-класс узды. Бу юлы дәреснең темасы һәркемнең яраткан шарлоткасын әзерләү булды.

Социаль хезмәт алучылар бу пирогны алма һәм малина белән ясарга тәкъдим иттеләр. Бу җиләк-җимешләр интернат-йортның бакчасында үсә.

Башта барысы да алъяпкычлар, башлыклар һәм перчаткалар киде. Аннары камыр әзерли башладылар. Олы яшьтәге кешеләр көткәнчә, шарлоткалар бик тәмле килеп чыкты.

Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова сүзләренчә, аш-су мәктәбендә дәресләр яшәүчеләр арасында бик популяр. Алар үз куллары белән төрле ризыклар әзерләргә яраталар. Мондый чаралар өлкәннәргә үз-үзләрен югары бәяләргә һәм коллективта эшләргә өйрәтә. Шуңа күрә интернат-йортта кулинария осталыгы дәресләре даими үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International